ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Татарстан спортчылары БРИКС Уеннарында 12 алтын медаль яулады

0

БРИКС илләре Спорт уеннарының дүртенче көне нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары 12 – алтын, 7 – көмеш һәм 5 бронза медаль яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Якшәмбе татарстанлылар күп кенә дисциплиналарда уңышлы чыгыш ясады:

Сергей Сирант ир-атлар арасында бадминтон буенча ялгыз разрядта 2:0 исәбенә отты;

Евгения Косецкая хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ялгыз разрядта – 2:1, Алинә Дәүләтова белән дуэтта парлы хатын-кызлар разрядында да 2:1 исәбенә җиңде;

Никита Шлейхер ир-атлар арасында 3 метр биеклектән трамплиннан суга сикерүдә җиңү яулады;

Павел Монич Сергей Сирант белән дуэтта бадминтон буенча парлы ир-атлар разрядында көмеш медаль алды;

Артем Косов Россия җыелмасы составында ир-атлар сигезлегендә ишү спорты буенча ярышларда икенче булды;

Юлия Сохацкая хатын-кызлар арасында җиде төр ярышта җиңел атлетикада пьедесталның икенче баскычына күтәрелде;

Рамилә Вәлитова, хатын-кызлар арасында озынлыкка сикерүдә 6.15 метр нәтиҗә күрсәтеп, җиңел атлетика буенча бронза медаль яулады.