ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Азнакай районы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

0

Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Азнакай шәһәре һәм районының шәфкать ияләре Балалар иҗаты үзәгенә тантаналы чарага җыелды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Зөлфия Газизуллина яза.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга бу катлаулы һәм игелекле хезмәттә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бәйрәм белән котлады.

«Бу көнне без бер ел эчендә башкарылган эшкә йомгак ясыйбыз, үз алдыбызга яңа бурычлар куябыз. Бергә җыелып, уңышларыбыз һәм казанышларыбыз белән уртаклашыр өчен дә яхшы форсат бу. Бүген бәйрәм залда гына түгел, ә һәрберебезнең күңелендә», – дип билгеләп үтте Азнакай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.

Районның сәламәтлек саклау тармагында эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, бухгалтерлар, санитаркалар, шоферлар Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар да игътибар үзәгендә булды.

«Мин 46 ел медицина өлкәсендә эшләдем, димәк, 46 ел бу көнне бәйрәм иттем, хәзер дә чакырулары өчен бик рәхмәтлемен. Әлбәттә, бу көн минем өчен бик мөһим, өстәвенә, монда һәрвакыт яшьлегем белән очрашкан кебек булам. Яшьләр өчен шатланам һәм үземне алар яшьләрендә искә алам», – ди ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Рәмилә Даутова.

Чарада гаилә әгъзалары махсус хәрби операция зонасында булган хезмәткәрләргә, волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Сәхнәгә актив спортчылар да чакырылды.

Азнакай артистларының чыгышлары барлык катнашучылар өчен бәйрәм бүләге булды.