ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Тубылда «Искернең тарихи язмышы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

0
Тубылда «Искернең тарихи язмышы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

2 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «Искернең тарихи язмышы» XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була. Ул Себер татарларының «Искер җыены» XIV Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале кысаларында уза. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларны 9.30 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр теркиләр. Конференция 10.00 сәгатьтә башлана.

Анда Себер татарлары һәм аларның хәзерге тормыштагы роле, Себер татарларының изге урыннарында (астана, шәех мавзолейлары, шәһәрлекләре) тикшеренү; Искер тирәсендә инфраструктура төзү юллары һәм перспективалары, хәзерге шартларда Себер татарларының туган телен саклау проблемасы, Заболотьеда Себер татарларының яшәү тирәлеген һәм традицион яшәү рәвешен саклау, Себер татарларының тел, тарихи, этнографик һәм археологик мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру турында фикер алышу була.

Конференциядә шулай ук Себер татарларының телен һәм әдәбиятын мәктәптә укыту методикасы, Көнбатыш Себернең урта гасыр тарихын өйрәнү проблемалары, Себер татарларының тарихи һәйкәлләрен саклау һәм мәңгеләштерү юллары, Тубыл шәһәре һәм Көнбатыш Себернең туристик потенциалында Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасыннан файдалану перспективалары, милли мәдәният һәм глобализация процесслары: этник халәтне саклау темалары буенча да сөйләшергә җыеналар, диелә хәбәрдә.