ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Екатеринбургта Сәүдәгәр Агафуровлар скверын төзекләндерергә җыеналар

0

Екатеринбурга шәһәрендә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә сәүдәгәр Агафуровлар скверын төзекләндерү буенча эш төркеме утырышы булды. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«Качелька-каруселька» компаниясенең директоры һәм архитектура бүлеге җитәкчесе скверны төзекләндерүнең ике концепциясен тәкъдим итте. Анда сәүдәгәр Агафуровларның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган арт-объект урнаштырылачак.

Очрашуда арт-объектны тәңкә (19 гасырда Россия рубле), велосипед тәгәрмәче (Екатеринбургта велосипед хәрәкәтенең башлануы Уралның атаклы сәүдәгәрләре Садретдин һәм Камалетдин Агафуровлар исеме белән бәйле) һәм сәүдәгәр Агафуровларның сәүдә билгесе сурәте рәвешендә ясау тәкъдимнәре турында фикер алышу булды.

Шулай ук эш төркеме утырышында сквер алдында куелган күрсәткечләрнең эчтәлеге һәм qr-код ярдәмендә атаклы сәүдәгәрләрнең тормышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге турында да сөйләштеләр, диелә хәбәрдә.