ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Апаста булачак электрчылар район башлыгы каршында имтихан тапшырды

0
Апаста булачак электрчылар район башлыгы каршында имтихан тапшырды

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, «Опора плюс» җәмгыяте генераль директоры Евгений Баландин һәм эксперт-укытучылар составындагы комиссия «электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» һөнәрен үзләштерүче 2 курс студентларыннан имтихан алды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.

«Имтихан үз эченә теоретик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне тикшерүне ала. Студентлар яхшы әзерлек күрсәтте. «Бик яхшы» билгесенә имтихан тапшыручылар «Опора плюс» компаниясеннән югары стипендия алачак», - ди көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.

Көллияттә практик дәресләр алып баручы «Опора плюс» өлкән белгече Талип Фәхретдинов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.