ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Приморье краеннан Айдар хәзрәт Гарифуллин: Рухи байлык нәселдән килә

0

Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Айдар хәзрәт Гарифуллин үз гаиләсе турында сөйләде. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

«Милләтебезнең олы шәхесе Габдулла Тукайның үз-үземә шигыренең» Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?» сүзләре искә төште. Бу манзараны күргәч: «Я, Габдулла, рухың шат булсын, милләткә вәгъдәң күп һәм алар бушка булмасын дип борчылган идең. Бүгенге көндә дә милләтебез өчен җан аткан, бар көчен куйган кешеләр күп», – дип сүзен башлады ул.

«Бүген исә Аллаһ Раббым минем гаиләгә дә ватаныбызның, дәүләтебезнең ерак җирләрендә дин һәм милләткә хезмәт вазифаларын үтәргә насыйп иткән. Беренче чиратта, ихлас рәхмәтләрне безне тәрбияләгән, гыйлем, дин юлына хезмәткә бастырган әти-әнигә җиткерергә тиешбез. Әлбәттә, рухи байлык нәселдән килә», – диде ул бабаларының динне үстерүгә керткән өлешләрен ассызыклап узды. Ул җыенга да гаиләсе белән килгән иде.

Айдар хәзрәт Гарифуллинның әтисе, имам буларак, Ерак Көнчыгышта хәрби бүлекләрдә дини эшчәнлек алып бара, Оборона министрлыгы һәм Тын океан флоты белән хезмәттәшлек итә. Абыйсы Приморье крае мөселманнары диния нәзарәте рәисе булып тора. Үзе аның урынбасары һәм Владивосток шәһәренең имамы буларак хезмәт итә. Өлкән абыйсы Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Ерак Көнчыгыштагы вәкиле. Әнисе Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсендә гыйлем алуын дәвам итә. «Абыйларым минем өчен бертуганнарым гына түгел, алар – остазларым да, үрнәк булырлык шәхесләр дә», – диде хәзрәт.