ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Рөстәм Хәйруллин мөселманнарга спорт ярышларында да бозарга ярамаган кагыйдәләрне әйтте

0
Рөстәм Хәйруллин мөселманнарга спорт ярышларында да бозарга ярамаган кагыйдәләрне әйтте

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин спорт ярышлары оештырганда ислам дине кагыйдәләренә игътибар итүләрен сорады. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында узган «Спорт һәм дин» секциясендә сөйләде. «Ислам төрлечә спортка теләктәшлек белдерә. Мөселманнарга бозарга ярамаган билгеле бер кагыйдәләр бар», – диде Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт, мөселманнар бозарга ярамаган кагыйдәләргә биш вакыт намаз, ураза тотудан тыш, җенси катнашлык булмау, ягъни хатын-кызларның хатын-кызлар белән ярышуы, ир-атларның – ир-атлар белән, йөзгә сугудан тыелу, тренерлар, спортсменнарның норматив булмаган лексика, ягъни сүгенү сүзләре кулланмавы, ставкалар куюдан тыелуларны да билгеләп үтте. Рөстәм хәзрәт ярышларны оештыручылардан шушы кагыйдәләрне искә тотуларын сорады.

«Ураза тотканда бик күп сораулар килә. «Хәзрәт, минем ярыш. Мин уразаны боза аламмы?» – диләр. Кешегә ничек җавап бирергә? Ярышлар үткәрергә уйлаганда, православие да, мөселман уразасы да спортчыларга тәэсир итмәслек итеп, бу факторлар бөтенесе дә исәпкә алынсын иде», – диде ул.

Билгеле кагыйдәләр арасында гаурәтне, ягъни тәннең чит кешеләргә күрсәтергә ярамаган өлешләрен каплау да бар.

«Без билгеле форма нормалары барлыгын аңлыйбыз. Мөселман илләренең берсендә волейболчы кызлар яулык киеп, гаурәтләрен тулысынча каплап чыктылар. Спорт ярышларында кызларның да, ир-атларның да гаурәтләре капланырга тиеш. Ир-атларга җиңелрәк, безнең тездән алып кендеккә кадәр өлеш капланган булырга тиеш. Бу – мөселманнар өчен мөһим. Моны бозу инде – гөнаһ», – дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт.