ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Марсель Вәгыйзов: Матур тавыш белән җырлап, савап та, гөнаһ та эшләп була

0
Марсель Вәгыйзов: Матур тавыш белән җырлап, савап та, гөнаһ та эшләп була

Татарстанның атказанган артисты, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе вәкиле Марсель Вәгыйзов фикеренчә, җырлап, савап алырга да, гөнаһ кылырга да мөмкин. Бу хакта ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгындә әйтте.

«Кыямәт көнендә кылган гамәлләреңә җавап тотасы була. Кылган гамәлләр дигәндә, матур тавышны да кертеп булыр иде, минемчә. Нинди җырлар башкардың? Гөнаһ сүзләргә, гөнаһка этәрә торган җырлар башкардыңмы, әллә әдәп-әхлак турында җырладыңмы? Җырлап, савап та эшли аласыз, гөнаһ та», - диде ул чыгышында.

Ул татар мәкаме белән азан әйтү мәктәбе ачылуы турында әйтте. «Эстрадада егерме еллап кайныйм. Соңгы биш ел эчендә күңел дини җырларга тарта. Мөнәҗәтләрне халыкка тапшыру юнәлешендә эш алып барам. Мәсәлән, Марат Галимов белән бергә ун мөнәҗәт яздырып, халыкка тәкъдим иттек. Бер кеше дә шикаять белдермәс өчен музыка уен кораллары кулланмыйча гына а капеллага яздырдык», - диде Марсель Вәгыйзов.

Ул мөнәҗәтнең киң диапазоны юк дип әйтте. «Әмма дә ләкин мөнәҗәттәге сүзләр күңел кылларын чиертеп ала. Дөрестән дә а капелло җырлаганда матур яңгырый! Тавыш белән матурлаганда мөнәҗәтләр тагын да матуррак ачыла. Яңа форматта бүгенге көн тамашачысына тәкъдим итү, киләсе буын балаларыбызга ирештерү зур эш дип уйлыйм. Мөнәҗәтләрне яздыру эшенә Закир абый Шаһбан да килеп кушылды. Күптәннән хыялланып йөри идем, ди. «Җомга көн» дигән мөнәҗәтне халыкка җиткердек», - диде Татарстанның атказанган артисты.

Марсель Вәгыйзов «Татар азаны» бәйгесендә җиңгән балалар белән дә аралашып торуын әйтте. «Бәйгедә җиңүчегә дини җырны һәм мөнәҗәтне яздырырга ярдәм иттек. «Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә дә әлеге мәгънәви җырлар урын яулады. Алга таба «Татар азаны» бәйгесе белән чит төбәкләргә дә чыгарга телибез.

«Әлеге эшләребез белән мирасны яшь буынга тапшырып, тәрбияви эш алып барабыз. Күреп торасыз: эстрадада өч тиенле, тузга язмаган сүзләр белән татарга хас булмаган җырлар яңгырый. Бүгенге көндә күп җырларда пентатоника юк дәрәҗәсендә. Күргәнсездер, Евровидениеда да шайтан туе булды. Балаларыбыз шушы әйберләрне карап, күреп үсә. Бүгенге көндә мәгънәле җырларны киләсе буынга җиткерү вәхшилектән корал булып та тора», - диде ул.

Марсель Вәгыйзов «Татар азаны» проекты кысаларында Татарстанның төрле төбәкләрендә татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәтү буенча конкурс-бәйге үткәрүләрен әйтте. «Без балалар белән танышабыз, онлайн дәресләр бирәбез, макамнәрен дөреслибез, соңыннан алар мәдәният йортларында чыгыш ясый», - дип йомгаклады ул.