ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: Ислам илләре татар халкының мирасы белән кызыксына

0
Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: Ислам илләре татар халкының мирасы белән кызыксына

«Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Диния нәзарәте рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады. Утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

«Казанның исламча, татарча, үзенә генә хас рухы бар. Казанның милли йөзе белән бергә, дөнья күләмендә мәдәни, сәяси, икътисади һәм дипломатик әһәмияте дә ачылганнан ачыла бара. Ислам дөньясы белән элемтәләрне баглауда Казан бүген алдынгылар сафында. Ул БРИКС кебек әһәмиятле халыкара саммитларны кабул итәргә, эшен оештырырга лаеклы шәһәргә әйләнде. «Россия – Ислам дөньясы», «Россия – Казан форум»ының җир шарының төрле материкларыннан сәясәтчеләр, фикер ияләре, эшмәкәрләр, икътисадчыларны, Россиянең төрле төбәгеннән килгән дин әһелләрен бергә Казанда туплавы – аерым бер мәгънәгә ия», – диде мөфти.

Ул татар милләтенең дөньяда ислам динен таратуда булган ролен ассызыклады. «Татар этнонимы дөньяда иң борынгылардан санала. Татарлар күп төрле тарихи дәверне үткән. Байлыгын да, шөһрәтен дә казанган, михнәтен дә, сугыш ачысын да татыган. «Татар бетә» дигәндә дә, яңадан үсеп чыккан, чыныккан һәм ныгыган. Бүген дә үз аякларыбызда нык торып, үз туган җиребездә көн күрәбез», – диде ул.

Мөфти татар милләтенең горурлыгы булган фикер ияләренең әсәрләрен, мирасларын өйрәнергә, белергә өндәде.

«Ислам илләре үзләре дә юллар чатында. Бертуктаусыз үзгәреп торучы торучы дөньяда үз урыннарын барлыйлар, Алар безнең мирас белән дә кызыксына. Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин кебек фикер ияләренең әсәрләрен, беренче, чиратта үзебез аңларга, төшенергә һәм башка милләтләргә җиткерергә бурычлы. Шул очракта дипломатик эшчәнлегебез, милләтебезнең ислам дөньясындагы урыныбыз, җитлеккән, мәгънәле булыр», – диде ул.

Мөфти сүзләренчә, олы шәхесләр дәрәҗәсендәге акыл ияләрен үстерү, яшь буынны тәрбияләү олы яшьтәге дин әһелләренең иң әһәмиятле бурычы. Ул өммәтнең гаилә кыйммәтләренә тугрылыкны саклавын әйтте. «Гаилә кыйммәтләре югалса, телебез, гореф-гадәтебез дә эреп юкка чыгачак», – диде ул.