ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстаннан Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм төялгән фура җибәрелде

0
Татарстаннан Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм төялгән фура җибәрелде

Татарстаннан Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм төялгән фура җибәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

8 майда Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба җимерелгән. Кешеләрне вертолетлар һәм йөзү чаралары белән эвакуацияләгәннәр. Бигрәк тә Кайлы, Усть-Ишим, Ашеваны, Малая Игиза, Большая Тибендя, Эбаргуль авылларына зыян килгән.

Кичә, 17 майда, Бөтендөнья татар конгрессыннан гуманитар ярдәм төягән беренче фура китте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Бөтендөнья конгрессының Татарстан Респубикасындагы бүлекләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов озата китте. Ярдәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

«Битараф булмаган кешеләр шулай ук ярдәм күрсәтә ала. Бәлага тарыган кешеләргә ярдәм күрсәтүдә һәр кеше үз өлешен кертә ала. Без, татарлар, авыр вакытта берләшә беләбез», диелгән хәбәрдә.