ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Чувашия мөфтие Мансур хәзрәт Хәйбуллов: Бердән булуыбыз башкаларга зур үрнәк булып тора

0

Чувашия республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов татар халкының бердәмлеген ассызыклап, башкаларга үрнәк булып торуын әйтте. Бу хакта ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган «Милли тормыш һәм дин» форумының пленар утырышында сөйләде.

Хәзрәт быел Чувашия Диния нәзарәте оешуга 30 ел булуын искәртте «Хәзерге вакытта дини гыйлем һәм тәрбия бирү мәсьәләсе, уку-укыту системасы җайга салынды дип әйтә алабыз», – диде. Диния нәзарәте составына 40 мәчет, 50гә якын мәхәллә, бер мәдрәсә керә. Ул мәдрәсәдә 90 шәкерт укуын әйтте, 25 шәкерт быел укуны тәмамлый.

«Социаль өлкәгә зур әһәмият бирелә. Дини вазифага алынган яшь хәзрәтләрне яшәү урыны белән тәэмин итү, хезмәттә булганнарын машиналы итү буенча ярдәм итәргә тырышабыз. Ярдәмнең иң зур мисалы Йолдыз авылына булды. Авылда калу нияте булган бер гаиләгә барлык шартлар булган йорт төзеп бирдек. Ярдәмле, бердәм булуыбыз башкаларга да бик зур үрнәк булып тора дип уйлыйм», – диде ул.

Хәзрәт махсус хәрби операция зонасына ярдәм җибәрелеп торуын да ассызыклады. Республикада 90нчы елда төзелгән мәчетләрне реконструкцияләү эшләре баруын да әйтте.