ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Нәфигулла хәзрәт Аширов мөселман гаиләләрен арттыру ысулын әйтте

0

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов мөселман гаиләләрен арттыру ысулын әйтте.

Хәзрәт «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә бара торган «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

«Бүгенге көндә Гаилә елы турында күп сөйлибез. Бу бөтен халыклар өчен әһәмиятле булса да, безнең татар халкы өчен тагын да мөһим. Милләтләр исәбен алганнан соң булган нәтиҗәне искә төшерәм. Бик үкенечле, татар халкы артмаган диярлек. Кайбер халыклар 60, 70, 80 процентка арткан булса, татар халкының бу мәсьәләдә хәле авыр», – диде ул һәм хәдистән өзек китерде.

«Пәйгамбәребез с.г.в. бөтен милләтебезгә өйләнешегез, бала табыгыз, нәселне күбәйтегез, Кыямәт көнендә сезнең күплегегез белән горурланасым килә, дигән. Камил хәзрәткә (авт. – Сәмигуллин – Татарстан мөфтие) бер төрле карар чыгарыргамы инде. Мөфтиләр, имамнар, гаилә корып, уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый инде», – дип сөйләде ул.

Ул Пәйгамбәребез сүзен игътибарга алырга өндәде. «Китапта, вәгазьдә генә калмасын. Һәр мөфтигә, имамга, мөселманга үтәргә язсын», – дип теләде ул.