ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Мәскәүдә дүрт традицион дин өчен социаль мәдәни һәм мәгариф үзәге төзү эшләре башланган

0

Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә Россиядәге дүрт традицион диннәрнең социаль мәдәни һәм мәгариф үзәге төзелә башлаган. Бу хакта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов әйтте.

«Дини идарәбезнең инициативасы белән Россиянең дүрт традицион диннәре өчен Яңа Мәскәүдә - Коммунаркада Диннәр арасы социаль мәдәни һәм мәгариф үзәге төзү өчен эш башланды. Бу проект концепциясе 6,5 гектарга якын җирдә диннәрне бер парк тирәсендә һәм җәяүлеләр яры белән бер архитектура, шәһәр төзелеш ансамбле территориясендә берләштерү идеясенә нигезләнде. Владимир Путин бу проектны яклап чыкты, хөкүмәт органнарына бу эштә ярдәм күрсәтергә үзенең боерыгын бирде», – диде ул.

Ислам комплексы 2,75 гектар җирне алып торачак.

«Ислам комплексында Россиянең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан хәзрәт Хөсәенов исемендәге Җәмигъ мәчете, уку йортлары һәм ислам сәнгате музее, китапханә дә оештырылачак», – дип сөйләде Әлбир хәзрәт Крганов.