ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Рөстәм Миңнеханов: Дини форумнар үткәрү – илебез өчен зур этәргеч

0
Рөстәм Миңнеханов: Дини форумнар үткәрү – илебез өчен зур этәргеч

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашып, дин әһелләрен сәламләде. Ул дини форумнарның үткәрү ил өчен зур этәргеч булуын әйтте.

«Дин әһелләре – безнең таяныч. Дин аша гына без үзебезне – телебезне, гореф гадәтләребезне саклап кала алабыз. Татарстанда 30 процент татар яши. Калганнары Россия төбәкләрендә, чит илләрдә. Ел да сезнең белән очрашып, Изге Болгар җирлегенә бергә бару, форумнар үткәрү – илебез өчен зур этәргеч», – диде ул.

Татарстан Рәисе Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумының да ил өчен зур әһәмияткә ия булуын белдерде.

«Без Ислам илләре белән зур эшләр башкарабыз. Авыр чорларда яшибез, тик аңа карамастан, Ислам илләре безнең ил белән бергә, Ислам илләре җитәкчеләре безнең президентыбызны ихтирам итә. Без бу эшкә үз өлешебезне дә кертәбез. Татарстанда бу эштә урталыкны алды. Алар барысын да күрәләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Форумда Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 1000 дин әһеле катнаша.