ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Нәфигулла хәзрәт Аширов: Аллаһы Тәгалә татар халкының берлеген күрсәтте

0
Нәфигулла хәзрәт Аширов:  Аллаһы Тәгалә татар халкының берлеген күрсәтте

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов татар халкының берлеге нык булуы турында сөйләде.

Хәзрәт «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

«Безнең берлек турында әйткәндә, Аллаһы Тәгалә берлегебезне югалтмаган. Курган өлкәсендә борынгы Йолдыз авылы халкының өйләре янгач, Аллаһ Тәгалә халкыбызның берлеген күрсәтте. Бөтен татарлар җыелып, авылны аякка бастырды. Бу татар халкының киләчәге хәерле икәненә дәлил булып тора. Аллаһы Тәгалә шул берлегебезне югалтмаска насыйп итсен», – диде ул.

Хәзрәт Бүгенге көндә Омск өлкәсендәге татар авылларына килгән афәтне искә алды. «Барысы да су астында калды. Барысы да батты. Анда да Татарстан җитәкчеләре читтә калмый. Татар милләте җитәкчеләренә Аллаһы Тәгалә көч-куәт бирсен», - диде ул.

Аның сүзләренчә, татар милләтенә үз исеменнән оялырга бер сәбәп тә юк. «Без бөек дәүләт иясе булганбыз. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә милләтебезгә көчәергә, куәтләнергә насыйп итсен», – дип теләде ул.