ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстанда 5 мең га мәйданда шикәр чөгендере һәм рапс үсентеләренә кырау зыян китергән

0
Татарстанда 5 мең га мәйданда шикәр чөгендере һәм рапс үсентеләренә кырау зыян китергән

Май башында төшкән кырау Татарстанда шикәр чөгендере һәм рапс үсентеләренә зыян китергән. Якынча мәгълүматлар буенча, 5 меңгә якын гектар мәйдандагы культуралар һәлак булган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде. Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Докладчы билгеләп үткәнчә, бүгенгә бу мәйданнарга тулысынча диярлек яңадан чәчкәннәр.

Ул аныклап узганча, һава температурасының 4,5 һәм 15 майда бик түбән булуы теркәлгән - бу көннәрдә термометр баганасы -7 градуска кадәр төшкән (Азнакай һәм Актаныш районнары).

Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.