ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстан театр коллективлары Уфада «Туганлык» Халыкара театрлар фестивалендә катнаша

0

Уфа шәһәренә нигез салынуга 450 ел тулу уңаеннан 2024 елның 16-23 маенда Башкортстан Республикасы башкаласында «Туганлык» Халыкара милли театрлар фестивале – иҗат, бердәмлек һәм игелек энергиясе булган театр бәйрәме узачак. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Фестивальне оештыручылар – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

«Туганлык» фестивалендә 14 спектакль тәкъдим ителәчәк. Шуларның икесе – конкурстан тыш куелачак: М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры һәм фестивальгә махсус кунак буларак чакырылган А. С. Пушкин исемендәге Псков академия драма театры (Россия милли драма театры – Александрин театры филиалы) спектакльләре.

Конкурс программасында Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Осетия — Алания, Чувашия, Калмыкия, Абхазия, Тува, Дәгыстан, Марий Эл театр коллективлары спектакльләре бар.

2024 елда фестиваль беренче тапкыр «милли театрлар» исеме астында узачак. Моңарчы ул «төрки телле театрлар фестивале» дип атала иде. Хәзер фестивальнең форматы киңәйтелә.