ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Санкт-Петербург белгече Чаллы риелторлары өчен мастер-класс үткәрде

0
Санкт-Петербург белгече Чаллы риелторлары өчен мастер-класс үткәрде

Чаллы риелторлар гильдиясенең 50дән артык белгече «Акча, эмоция, энергия һәм нәтиҗә» дигән мастер-класста катнашты. Аны Санкт-Петербургтан тәҗрибәле бизнес-тренер Алексей Гусев алып барды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Айзирә Имамова яза.

«Риелторлар гадәттә нинди хаталар ясый?» дигән сораудан алып туктаусыз клиентлар «агымы»н булдыру турында 5 сәгатьлек дәрес уздырды. Әлеге мастер-класс Чаллы риелторлар гильдиясе җитәкчесе Светлана Газетдинова инициативасы белән оештырылды.

«Чаллыда чын профессионал риелторлар булуын телим. Шуның өчен тырышам. Мондый укыту чаралары ай саен диярлек уза. Чаллыда «Татарстан риелторлар гильдиясе»н 3 ел җитәклим. Бүгенге көндә безнең составта 23 агентство бар. Тагын 3 гариза кабул иттек», - ди тәҗрибәле риелтор.