ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен 343 кеше теркәлгән

0

Татарстанда «Бердәм Россия» алдан тавыш бирүендә катнашу өчен 343 кеше теркәлгән. Кандидатлар исемлеген бүген партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе оештыру комитеты раслады, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында.

Праймеризда катнашу өчен барлыгы 361 гариза бирелгән, 343 гариза теркәлгән, шул исәптән 9 гаризаны махсус операциядә катнашучы биргән. Бүген оештыру комитеты 19 кешене нигезләмәне бозу сәбәпле (кирәкле документлар бирелмәгән) исемлеккә кертмәгән. Сайлаучыларны теркәү 15 апрельдән PG.ER.RU сайтында башланды.

«Электрон тавыш бирүдә Татарстанда яшүче теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен аңа ышанган кандидатын сайлап алырга кирәк», — дип билгеләп үтте партиянең алдан тавыш бирүне уздыру буенча Татарстан төбәк бүлекчәсе оештыру комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Бүгенге көнгә 118 мең сайлаучы теркәлгән. Электрон тавыш бирү 20-26 майда узачак. 29 майда «Бердәм Россия» алдан тавыш бирүенең нәтиҗәләрен ясау планлаштырыла. Сайлап алуны үткән кандидатлар «Бердәм Россия»дән җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга тәкъдим ителә алачак. Сайлаулар быел көзен узачак.