ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Путин һәм Иминлек советы бәйсез дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр кору турында сөйләште

0

Россия Президенты Владимир Путин бүген Иминлек советы даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда Иминлек советының яңа секретаре Сергей Шойгу катнашты.

«Хәзер без тышкы өлкәдә безнең өчен һәрвакыт өстенлекле булган темага сөйләшәчәкбез. Ул да булса безнең иң якын күршеләребез, советтан соңгы киңлектә барлыкка килгән бәйсез дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр кору турында», — дип ачып җибәрде киңәшмәне дәүләт башлыгы.

Путин Россиянең яңа сәяси циклында әлеге темага тагын да күбрәк игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. Ул киңәшмәдә катнашучыларга бу эшнең ничек төзеләчәге турында сөйләшергә тәкъдим итте.

Искәртеп үтик, Россиянең элеккеге саклану министры Сергей Шойгу Николай Патрушев урынына Иминлек советы секретаре итеп билгеләнде.