ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева вафат

0

Тукай премиясе лауреаты, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева вафат. Мәгълүматны Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова раслады. Розалина Шаһиевага 78 яшь иде.

«Үткән атнада гына берлеккә килеп, китапларын калдырып китте. Бик яшәү дәрте белән йөри иде. Киләсе атнада килергә дип сөйләшкән идек. Бик кыен булды бу хәбәрне ишетү», – диде Илсөяр Иксанова.

Розалина Шаһиева белән хушлашу мәрасиме 15 майда булыр дип уйланыла. Ул ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда булырга мөмкин. Төгәлрәк мәгълүмат иртәгә билгеле булачак.