ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Римма Ратникова: Журналистика - ул стресс һәм зур көндәшлек һөнәре

0
Римма Ратникова: Журналистика - ул стресс һәм зур көндәшлек һөнәре

«Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова журналистика һөнәрен стресслы һәм көндәшлек зур булган профессия дип бәяләде. «Безнең һөнәрдә матур мизгелләр күп, ләкин ул эчтән башкачарак», – дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган «Алтын каләм» фестивале финалистлары белән очрашуда.

«Журналист профессиясе һәрвакыт күз уңында. Ул бик мавыктыргыч, аның кызыклы яклары күп. Сәяхәткә бару, кызыклы кешеләр белән аралашу, үзеңне таныту мөмкинлекләре бар. Танылуның иң якын юлы журналистика аша. Безнең һөнәрдә матур мизгелләр күп, ләкин ул эчтән башкачарак. Син мәгълүматны беренчеләрдән булып күрәсең, ләкин син бу мәгълүматны җыя, эшкәртә, кешеләргә җиткерә белергә дә тиеш, син җәмәгатьчелек аңын формалаштыру өчен җаваплы. Ул – стресс белән зур көндәшлек һөнәре. Иң мөһиме, бу бик зур җаваплылык та. Бүгенге мәгълүмат сугышы шартларында бу бик мөһим», – диде Римма Ратникова.

Ул үзенең эшчәнлек чорын да искә алды. «Мин үземне хәтерлим: алда ак бит, инде сәгать биш, сиңа тугызга эшкә барып, материалны тапшырырга кирәк, ә синең бернәрсәң дә юк. Материал тапмаган чаклар да була. Хәзер исә барысын да тиз генә, вакыйгалар урыныннан китмичә дә җибәрергә кирәк. Синең матбугат чараң барысыннан да алда бастырып бастырып чыгарырга тиеш», – дип сөйләде Римма Ратникова.

  • «Алтын каләм» яшьләр матбугаты фестивале финалистлары Казанга җыелды