ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

«Яңа исем» лабораториясенең 2 нче сезонына гаризалар кабул ителә

0

«Яңа исем» лабораториясенең 2 нче сезонына старт бирелә. Каләм тибрәтүче яшьләр өчен берничә ай дәвамында остазлар белән турыдан-туры элемтәдә булып, өр-яңа әсәр иҗат итү, язу осталыгын чарлау, онлайн дәресләр, туры эфирлар, язучы остаханәсе, мастер-класслар, шигырь кичәләре, фатирниклар узачак.

Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» һәм «Татмедиа»ның башка басмаларында, Татарстан китан нәшрияты җыентыгында урын алачак, артистлар һәм музыкантлар белән бергә әдәби перформанста олы сәхнәдә яңгыраячак. Иң яхшы 3 авторның китабы дөнья күрәчәк. Гаризалар 31 майга кадәр сылтама буенча кабул ителә.

  • «Яңа исем» лабораториясе – башлап язучылар өчен «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшриятының уртак проекты. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәр иҗат сәләте булган һәркем катнаша ала. Быел ул «Казан утлары» журналы каршында эшли. Проектның кураторы – язучы-журналист Гөлүсә Закирова.
  • Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла.