ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Данис Шакиров: «Изге Болгар җыены»нда көрәштә абсолют батырга Лада Гранта машинасы бирелә

0
Данис Шакиров: «Изге Болгар җыены»нда көрәштә абсолют батырга Лада Гранта машинасы бирелә

19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чарада аерым мәйданчыкта татар көрәше булачагын әйтте.

«Изге Болгар җыены»нда татар көрәше Россия Көрәш федерациясе тарафыннан оештырыла. Абсолют батырга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Лада Гранта машинасы тапшырылачак. Теләге булган һәр көрәшче катнаша алачак», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында журналистлар белән очрашуда.

  • Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХѴ халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында була. Җыенда «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучылары да чакырулы. «Изге Болгар җыены» программасы белән шушы сылтамадан танышырга мөмкин.