ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Чирмешән балалар бакчасы «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» бәйгесендә грант откан

0
Чирмешән балалар бакчасы «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» бәйгесендә грант откан

Чирмешәннең «Чишмәкәй» балалар бакчасы «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» республика грантлар бәйгесендә катнашып, 500 мең сум грант отты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.

Уку елы дәвамында бакчада балаларны татар теленә өйрәтү буенча зур эш алып барыла.

«Тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм башка татар шагыйрьләре иҗаты белән таныша. Балалар белән рус һәм татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп, ата-аналарга күрсәтәбез. Республикакүләм «Сәйяр» яшүсмерләр театры конкурсында бик актив катнашабыз. Һәр ел саен театр коллективы муниципаль этапта 1-2 урыннарны яулый», – ди татар телен укыту буенча тәрбияче Эльмира Шарапова.

Бәйгенең проектлар этабында уңышлы чыгыш ясаганнан соң, «Чишмәкәй» балалар бакчасының эшчәнлеген Казаннан килгән махсус комиссия дә караган һәм тәрбиячеләр эшенә яхшы бәя биргән.