ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Әлмәттән ике хәрбигә «Батырлык өчен» һәм Жуков медальләре тапшырылды

0
Әлмәттән ике хәрбигә «Батырлык өчен» һәм Жуков медальләре тапшырылды

Әлмәт драма театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Чарада махсус операциядә катнашучыларны хөрмәтләделәр.

Махсус биремнәрне үтәгәндә, күрсәткән батырлыклары өчен РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Сега һәм Слон «позывной»лы хәрбиләр югары дәүләт бүләкләре – «Батырлык өчен» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнә.

«Без хәрбиләргә аларның рух көче, җиңүгә омтылышы һәм батырлыклары өчен рәхмәтле. Мондый хәрбиләр белән җиңү һичшиксез бездә булыр дип ышанам», — диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, бүләкләрне тапшырып.

Махсус хәрби операция (СВО) РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр ул куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк дип белдерә, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру искә алына.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин.