ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Владимир Путин Җиңү парадында махсус хәрби операциядә катнашучылар батырлыгын искә алды

0

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган хәрби парадта махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын искә алды.

«Россия авыр чор кичерә, аның язмышы, киләчәге һәркайсыбыздан тора. Бүген Җиңү көнендә без моны тагын да ачыграк аңлыйбыз», – диде Илбашы.

Путин каршылыкларны җиңә белү, һәрвакыт илгә ышаныч белән карау, Ватанны ярату әһәмиятен билгеләп узды. Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгы махсус хәрби операция шартларында узуын искәртте.

«Халык каршылыклар сызыгында көрәшүче хәрбиләрнең каһарманлыгы алдында баш ия. Алгы сызыкта булучылар – безнең геройлар. Без сезнең фидакарьлегегез, аяусыз көрәшүегез, батырлыгыгыз алдында баш иябез. Бөтен Россия – сезнең белән», – диде Россия Президенты.