ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Җиңү көнендә Казанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу өчен мобиль пункт ачылды

0
Җиңү көнендә Казанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу өчен мобиль пункт ачылды

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты палаткасы корылды. Мобиль пункт парад тамашачылары өчен трибуналарның уң ягында урнашкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Мобиль пункт хезмәткәрләре барлык теләүчеләргә инструктаж үткәрәчәк, шулай ук контрактчыларга тиешле түләүләр, укыту процессы детальләре һәм хезмәт нечкәлекләре турында сөйләячәк.

Мондый палаткалар инде төрле җәмәгать чараларында эшләде. Мобиль пунктлар вакыт-вакыт Казанда гына түгел, бөтен Татарстан Республикасы буенча да ачыла. Шулай итеп, контракт буенча хәрби хезмәткә керешергә теләгән һәркем барлык кирәкле мәгълүматны ала һәм контракт хезмәтенә килешү төзи ала.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү өчен, якында урнашкан хәрби комиссариатка яки авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки түбәндәге телефоннар буенча белергә була: 8 (800) 222 59 00, 8 (843) 221 44 52 яки 8 (843) 299-17-71 «Батыр» үзәге.