ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Казанда Җиңү парады тантаналы хәрби җырлар белән тәмамланды

0
Казанда Җиңү парады тантаналы хәрби җырлар белән тәмамланды

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган хәрби парад сугыш чоры җырлары белән тәмамланды.

Парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителде. Россия Президенты Владимир Путин чыгышыннан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңү белән котлады. Аның чыгышыннан соң, Татарстан дәүләт гимны яңгырады.

РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы, генерал-майор Валерий Миронченко мәйдан үзәгенә Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешкә әзерлеге турында хисап алды. Гаскәрләрне йөреп чыгып, хәрбиләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Миронченко Татарстан Рәисенә гаскәрләр әзерлеге турында хисап тоткач, тантаналы йөреш башланды. Барлыгы 45 парад расчетында 2,7 мең кеше - хәрби училище курсантлары, уку йортларындагы хәрби кафедралар студентлары, яшь армиячеләр, суворовчылар, хокук саклау ведомстволары, министрлыклары хезмәткәрләре һәм башкалар катнаша. Бәйрәм парадын Идел Кыямов алып барды.

Аннары мәйданга хәрби техника чыкты. Колонна составында Бөек Ватан сугышы чоры техникасы һәм заманча бронетранспортерлар, шул исәптән Советлар Союзы Герое Иван Хоменко исемен йөрткән легендар Т 34-85 танкы, БТР-82, СУ-100, «Катюша» һәм башка техника.

Парадны иҗат коллективлары катнашында концерт дәвам итте. Берничә сугыш чоры җырыннан һәм биюләрдән соң, хәрби парад «День Победы» җыры белән тәмамланды. Кичен Казан Кремле каршында бәйрәм концерты узачак.