ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ветераннарның портретлары күрсәтелә

0
Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ветераннарның портретлары күрсәтелә

Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионының медиафасадында «Үлемсез полк» акциясенә кушылу максатыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын күрсәтәләр.

Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләре бүген 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр чыгып торачак. Бу вакыт эчендә портретларның һәрберсе иртән, көндез һәм кич өч тапкыр күрсәтеләчәк.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең портретларын бөтен Россия буенча телеканалларда, медиафасадларда һәм шәһәр экраннарында трансляцияләү быел «Үлемсез полк» акциясен үткәрүнең төп форматларының берсе була.