ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

«Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе: Әлбәттә, басулар берникадәр стресс кына кичергән

0
«Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе: Әлбәттә, басулар берникадәр стресс кына кичергән

«Әнәк» агрофирмасының Актаныш районында 24356 гектар сөрү җире бар. Тулаем 21635 гектар мәйданында чәчүлек мәйданнары.

«Басу-кырларны йөреп чыктык. Соңгы көннәрдә салкын һава торышы, түбән температура булу сәбәпле — иң курыкканыбыз: уҗым һәм люцерналар торышы. - 6 градустан алып -9 градуска кадәр булды. Безнең агрофирма хуҗалыклары Минзәлә белән Тукай районнарында да бар. Минзәләнең Иркәнәш һәм Мөшеге авылларында аеруча салкынлык күзәтелде», — ди «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җитәкче әйтүенчә, салкын һава торышы игенчелеккә зыян салмаган. «Урыны-урыны белән салкын тигән уҗымнарга, ләкин куркыныч түгел. Уйлавыбызча, иртәнге якта булган салкын һава торышы гына тәэсир иткән аларга», — диде ул.

Фаил Газетдинов билгеләвенчә, алдан булган ашламалаулар да үсентеләр салкыннарга бирешмәү сәбәпчесе булган. «Әлбәттә, басулар берникадәр стресс кына кичергән. Чүп үләннәре дә тик тормый. Хәзер менә гербицид белән эшкәртүгә керергә кирәк. Тик икеләтә стресс булмасын өчен, туфракның 10 градуска кадәр җылынганын көтәбез. Гербицидларның да яңа төрләрен карыйбыз», — ди ул.

«Әнәк»леләр 2023 елдан үз метеостанцияләре дә эшли. Җитәкче сүзләренчә, бу корылма да шактый уңайлыклар булдырган.

Мал азыгы әзерләүгә 15 мәйдан соң керешергә ниятлиләр. Быел арыш уҗымын тритикале культурасын терлеккә сенажга салырга җыеналар.

Быел Актаныш районында «Әнәк» агрофирмасы язгы чәчү кампаниясен 19 апрельдә башлап җибәргән иде. Сабан культураларын 6778 гектарда чәчәләр. Чәчү агрегатларын да яңартканнар.