ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды


0
Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды


Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалы колоннадасында Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую тантанасында катнашты.

«Бәйрәм белән барыгызны да», - дип сәламләде Татарстан Рәисе.

Бөек Ватан сугышы корбаннары турында хәтер яңарту чарасында, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, сугыш ветераннары һәм шәһәр халкы катнашты. 


Мәңгелек утка чәчәкләр салынып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, Казан хәрби гарнизоны мактаулы караул ротасы марш белән узды. 


Татарстан Рәисе һәм республика җитәкчелеге Җиңү паркындагы хәрби техниканы карап чыкты. Алар белән Россия Герое Рәсим Баксиков таныштырды.


Татарстан җитәкчелеге Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәл алдында баш иеп, чәчәкләр салды.


Чарада предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.