ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләкләр китерделәр

0
Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләкләр китерделәр

Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләкләр китерделәр. Габделхак Җиһаншин Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан районда берүзе калды. Ул Югары Чегодайда яши, аңа 98 яшь. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадыйр Гомәров яза.

7 ел гомере фронтта узган каһарман якташыбызны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлаган, бүләк җибәргән. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Габделхак Җиһанша улының өенә барып тапшырды, аңа район башлыгы Рамил Айбатовның да күчтәнәчләрен ирештерде. РФ Дәүләт Думасының контроль буенча комитет рәисе Олег Морозов исеменнән аның ышанычлы заты Габделхак Җиһаншинны бәйрәм бүләге белән сөендерде.

Ветеранны котлаучылар, гомумән, күп булды. Бу якларда иген үстерүче «БИО-АГРО» җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясенең райондагы бүлеге, районның һәм Иске Үтәмеш авыл җирлегенең ветераннар Советлары, район прокуратурасы, социаль ярдәм бүлеге вәкилләре дә якташыбызга таза саулык, озын гомер теләделәр, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Чирмешәннән килгән мәдәният хезмәткәрләре ветеранга теләкләрен җыр аша ирештерде.

Габделхак Җиһаншин Дан ордены, «Батырлык өчен» медале кавалеры. «Мин җиде елдан соң гына фронттан кайттым. Шентала белән Чирмешән арасын атка атланып уздым, аннан Югары Чегодайга җәяү атларга туры килде. Бик сагынылган иде. Ул көннәр, ачлык-ялангачлыгы - барысы да хәтердә», - диде Габделхак Җиһаншин.

Фото: © Кадыйр Гомәров/ https://nashcheremshan.ru/