ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Зәйдә сәнгать осталары ветераннарның йортлары каршында сугыш чоры җырларын башкарды

0

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать осталары шәһәр урамнарына чыгып сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә сугыш чоры җырларын башкарды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Традицион «Мәдәни фронт» акциясендә катнашучылар хәрби формада җиһазландырылган йөк машинасында патриотик җырларны Бөек Ватан сугышы ветераннары йортлары алдында махсус тукталып җырлады.