ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстанда бизнес беренче тапкыр ташламалы ислам финанс продуктыннан файдаланды

0

Татарстанда партнерлык (ислам) финанславы буенча тәҗрибә кысаларында ташламалы продукт эшли башлады. Ташламалы продукт Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланды һәм 7 майдан эшләтеп җибәрелде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Продукт Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Россия ислам институты һәм Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды белән эшләнгән.

Ислам нормаларына туры килә торган беренче ярдәмне Арча эшмәкәре алды.