ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ветераннарның портретлары күрсәтеләчәк

0

«Үлемсез полк» акциясе кысаларында Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ветераннарның портретлары күрсәтеләчәк.

«Аппаратная» телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, фотолар 9 майда 8.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр пәйда булачак. Шушы вакыт эчендә һәр портретны өч тапкыр (иртән, көндез һәм кич) күрсәтәчәкләр.

Телеграм-каналда искәртүләренчә, элегрәк Татарстанда яшәүчеләр «Россиянең үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте ресурсларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотоларын һәм аларга бәйле тарихларны урнаштыра иде. Әлеге хикәяләр һәм фотолар нигезендә алга таба трансляция оештырылды.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең бөтен Россия телеканаллары, медиафасадлары һәм шәһәр экраннарында портретларын күрсәтү быел «Үлемсез полк» акциясен үткәрүнең төп форматларыннан берсе булачак.