ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстанда яшәүче һәркем «Минем Герой – минем гаилә» флешмобына кушыла ала

0

Татарстанда яшәүчеләрне республикада 22 апрельдә «Татмедиа» АҖ журналистлары инициативасы белән башланган «Минем Герой – минем гаилә» патриотик онлайн-флешмобына кушылырга чакыралар.

Популяр «Үлемсез полк» проектына өстәмә булган акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына бәйле тарихлар белән уртаклаша. Соңыннан бу язмалар гаммәви мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыклар рубрикасында урын алачак.

Әйтик, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин - фронтовик әтисенең трофей блокноты, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин - сугышта радист һәм разведчик булган бабасының батырлыгы, ә Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева, бабасының рота белән җитәкчелек итүне үз кулына алып, контрһөҗүмгә ташлануы турында сөйләде.

Үз чиратында, Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов - сугышта каты яраланган бабасының, Качалов театры актрисасы Антонина Иванова исә, нацистларга әсир төшеп, Освенцим лагеренда үлеп калган бабасының язмышын бәян итте.

«Минем Герой – минем гаилә» акциясе узган ел беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык катнашучыны җыйды, республика гаммәви мәгълүмат чараларында 1 меңнән артык материал урнаштырылды. Быел исә оештыручылар флешмобны тагын да киңәйтеп, барлык социаль челтәрләрне җәлеп итәргә карар кылган.