ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мөселманнар өчен Бөек Ватан сугышында татарлар темасы һәрчак актуаль

0
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мөселманнар өчен Бөек Ватан сугышында татарлар темасы һәрчак актуаль

Татарстан Диния нәзарәтендә «Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)» дип исемләнгән Россиякүләм конференциясенең пленар утырышы башланды.

Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин конференция кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. «Әлеге конференция мөселман җәмәгатьчелеге өчен бик мөһим проблема. Без хәзер бер поляр дөньядан, күп поляр дөньяга чыгып барабыз. Бу - Россия өчен яңа стратегик юнәлеш», - диде ул.

Аның әйтүенчә, илебездә традицион гаилә кыйммәтләрен торгызу турында еш сөйлиләр. «Патриотлык темасы әлеге кыйммәтләр белән тыгыз бәйләнгән. Мөселманнар арасында да бу тема һәрчак актуаль булып тора. 1990 елларда ислам дине торгызыла башлагач, «мин - мөселман», - диючеләр күп булды. Патриотлык темасы гомумислам кыйммәтләре кысаларында каралды. Заманча яшь мөселманнарның мотивациясе хәзер үзгәрде. Ә әби-бабаларыбыз татар һәм мөселман булуларын яшермәгән. Мөселман яшьләре арасында ватанга, тарихка, милләтенә карата мәхәббәт уяту өчен, соңгы арада без патриотлык кыйммәтләре формалашуга игътибар бирәбез», - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ислам белеме тикшеренүләре үзәге директоры, сәясәт фәннәр кандидаты Ринат Патиев техник фәннәр докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнехановның котлавын җиткерде.

«СССРның Бөек Ватан сугышында җиңүенең 79 еллыгына багышланган чараның бик вакытлы уздырылуын әйтергә кирәк. Бүгенге конференция илебезнең бәйсезлеген саклап калган ветераннарның сирәк игътибар ителә торган эшчәнлегенә – сугыштан соңгы чорда дини гореф-гадәтләрне һәм рухи традицияләрне саклау һәм тергезү темасына багышланган. Темасы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның батырлыклары, илне яратуы, кан түгеп һәм гомерләрен корбан итеп, кешелекне фашизм афәтеннән коткаруы», - диелде котлау сүзләрендә.

Рифкат Миңнеханов бүгенге конференциянең темасы, фашизмны җиңү белән бергә ветераннарыбызның дини дәвамчанлыкны буынннан-буынга тапшыруын, татар телен, ислам мәдәниятен саклап калуын хәтердә яңартуга юнәлтелгәнлеген әйтә.

«Алга таба аларның күбесе ХХ гасыр ахырында Россиядә ислам динен тергезүдә актив катнашты. Кызганычка, сугыш чоры кешеләренең ХХ гасырның икенче яртысы ислам активизмындагы ролен киңрәк планда өйрәнүгә соңгы вакытка кадәр тарих фәнендә аз игътибар бирелде. Бу тема тарихи хәтерне ныгыту, киләчәк буыннарда туган илгә мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү, аларда милли-мәдәни үзтәңгәллекне саклау теләге уяту өчен дә мөһим. Бүгенге конференция әлеге теманы аңлауга үзеннән лаеклы өлеш кертәр дип ышанам», - диелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров махсус хәрби операция барган вакытта әлеге конференциядә актуаль тема күтәрелгәнен билгеләп үтте. «Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнең: «Ватанны ярату - иманнандыр», - дигән сүзләре бар. Татар-мөселман өммәте бу төшенчәгә тугры булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан милләтләр арасында татар-мөселман өммәте сан ягыннан икенче булды. 1980 елларда үзгәреш чорында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз милли-дини тормышка үз өлешләрен кертеп барган. Үзебезнең каһәрманнарны, дин әһелләрен милли тормыш белән бәйләп күрсәтергә тиешбез», - диде ул.

  • Конференция ТР Фәннәр академиясенең Ислам белеме тикшеренүләре үзәге һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе белән бергәлектә оештырыла.
  • Пленар утырыш барышында галимнәр дин кардәшләрнең нацистларны җиңүгә керткән өлеше, сугыштан соңгы елларда геройларның һәм ветераннарның мәчетләрне һәм мәхәлләләрне торгызулары, халыкка татар телен һәм ислам мәдәниятен саклап калырга ярдәм итүләре турында чыгыш ясый. Кайбер катнашучылар үз хатирәләре белән уртаклашачак һәм әлеге чор вакыйгалары турында сөйләячәк.