ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булуы һәм яшенле яңгыр көтелә

0
Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булуы һәм яшенле яңгыр көтелә

Бүген көндез Татарстанның күпчелек территориясендә +13 градустан +18 градуска кадәр, республиканың көнбатышында +6 градустан +11 градуска кадәр, көньяк – көнчыгышта +21 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә, бераз яңгыр, аерым районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 14 метрга, урыны белән 20 метрга җитәчәк.