ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Казанда балалар һәм яшьүсмерләр өчен татар телендә пьесалар бәйгесе уза

0

Казанда «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән пьесалар конкурсы старт алды. Анда, гражданлыгына бәйсез рәвештә, 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Конкурска 2022 елдан соң иҗат ителгән оригиналь эшләр кабул ителә. Төп шартларның берсе – пьесалар татар телендә булырга тиеш. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге 4 номинациядә уза:

«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;

«Зур составка исәпләнгән (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;

«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)»;

«Зур составка исәпләнән (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)».

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: беренче урынга – 110 мең сум, икенче урынга – 90 мең сум, өченче урынга 70 мең сум каралган.

Конкурска гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Моның өчен пьесаның текстын konkurskazan@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурсның нигезләмәсе һәм гаризаның формасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җыентык нәшер ителәчәк, аңа иң яхшы әсәрләр керәчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Проект ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.