ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстан мөфтие Катарның Халыкара динара диалог үзәге конференциясендә катнаша

0
Татарстан мөфтие Катарның Халыкара динара диалог үзәге конференциясендә катнаша

2024 елның 7-8 маенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Катарның Доха шәһәрендә Халыкара динара диалог үзәгенең (DICID) 15 нче конференциясендә катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

DICID төрле диннәр арасында диалог кору, мәдәниятара хезмәттәшлек һәм халыкара потенциалны арттыру белән шөгыльләнә. Әлеге оешма 2010 елның июнендә әмир Указы белән төзелгән. Конференция ел саен Ибраһим галәйһи сәлам диннәре вәкилләрен аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен җыя.

Катарның Халыкара динара диалог үзәге конференциясе кырларында мөфти Камил хәзрәт төрле илләрдән килгән делегатлар белән берничә очрашу үткәрде. Мәсәлән, ул Пакыстанның Голәмәләр Мәҗлесе Рәисе Мәүлән Сәед Мөхәммәд Абдул Хәбир Азадны кыскача гына татар дини мирасы белән таныштырып үтте һәм аңа үзенең татар галимнәренең Коръән фәннәренә керткән өлеше турында фәнни монографиясен бүләк итте.

Камил хәзрәт шулай ук танылган һинд вәгазьчесе һәм Ислам тикшеренү фонды Президенты Закир Найк һәм Эрбил мөфтие белән әңгәмә корды. Дохага барып җитү белән, Камил хәзрәт РФнең Катардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Догадкин, шулай ук милләттәшләребез белән очрашты.