ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Татарстан Рәисе һәм Төркия тышкы эшләр министры уртак проектлар турында фикер алышты

0
Татарстан Рәисе һәм Төркия тышкы эшләр министры уртак проектлар турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларының XV саммиты кысаларында очрашты.

«Яклар саммитның ислам дөньясы илләре өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр. Моннан тыш, кыскача әңгәмә барышында Төркия белән Татарстан арасындагы агымдагы проектлар турында фикер алыштылар», – дип сөйләде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Искәртик, бүген ТР Рәисе юбилей саммитын ачу тантанасында катнашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дүрт континенттагы 57 дәүләтне берләштерә. Зурлыгы буенча ул Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан соң икенче хөкүмәтара оешма булып тора. Россия – берләшмәдә күзәтүче ил.