ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе: Безгә өйрәнергә киләләр, әмма күп кеше укый алмый

0
Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе: Безгә өйрәнергә киләләр, әмма күп кеше укый алмый

Россия ислам институтының Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбуллов сүзләренчә, каллиграфия сәнгатен өйрәнергә килгән кешеләрнең күпчелеге укуны ахырына кадәр алып бара алмый. Бу хакта ул «Татар мөселман каллиграфиясен торгызып» дип исемләнгән күргәзмә ачылышында сөйләде.

Рамил хәзрәт сүзләренчә, классик каллиграфияне үзләштерү өчен 4-6 ел гына түгел, 10-20 елга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. Ул үзе 1989 елдан каллиграфия белән шөгыльләнә. «Каллиграфиягә өйрәнергә киләләр, әмма күп кеше укый алмый, чөнки бу - бик күп еллар, бик күп тырышлык таләп итә торган сәнгать. Өйрәнеп чыккан кешеләр әлегә әз. Рәсем сәнгате өлкәсендә белеме булган кешеләр дә укырга килә, алар үзләренә ышанган була. Авырлыкны аңлагач, озак тормыйлар шул», - диде ул.

«Классик каллиграфиядә аның кануннары мөһим роль алып тора, чөнки кануннарын бозу бу сәнгатьне бөтенләй юкка чыгара. Ул кануннар гасырлар дәвамында укытучыдан укучыга күчкән, китапларда язылган. Гарәп каллиграфиясе Коръәнне камил язу белән бәйле, шуңа кануннарын да төгәл өйрәнү шарт. Хәзер нәшриятлар булгач, бу сәнгатьнең Коръән язуда әһәмияте кими. Ул исемнәр, логотиплар язуга юнәлеш ала. Нинди текст язылуга кармастан, ул кануннарга буйсынырга тиеш. Шамаил сәнгатендә, мәсәлән, бернинди канунга таяну юк», - дип сөйләде ул.

Гарәп каллиграфиясе үзәге 2010 елдан эшли. «Үзәктә татар милли сәнгатьләрен үстерү юнәлешендә эшлибез», - ди хәзрәт. Үзәктә түләүсез нигездә каллиграфия сәнгатен үзләштерергә мөмкин.