ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

КФУ метеорологы Казанга язгы җылының кайчан кайтачагын әйтте

0

Якындагы декадада Казанда һава температурасы климат нормасыннан 4..6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Аномаль җылыдан соң безгә салкыннар кайтты. Бу арктикадан килү белән бәйле, салкын һава массалары Баренц диңгезеннән килде. Хәзер Россиянең бөтен Европа өлешендә суыклар күзәтелә», - дип аңлатты тикшерүче.

Юрий Переведенцев бу атнаның иң салкын төне киләсе төнгә – җомгадан шимбәгә туры киләчәген билгеләп үтте. Ул төнне Казанда -1 градуска кадәр суытачак. Әгәр фараз акланса, бу көнгә шәһәрдә метеокүзәтүләр тарихындагы абсолют салкынлык рекорды куелачак.

Әмма тулаем алганда, Россия Гидрометеорологиясе фаразы буенча, Казанда майның уртача айлык температурасы климат нормасы чикләрендә булачак дип көтелә. Ул якынча +14 градус тәшкил итә. Ай коры булачак. Май башы бик салкын булган икән, димәк, аның киләсе ике декадасы шактый җылы булырга тиеш, дип өстәде галим.