ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Кукмарада үткән дини бәйгеләрдә 200ләп кеше катнашты

0

Кукмара шәһәрендә ике дини ярыш – Коръән һәм намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Район мөхтәсибәте һәм Кукмара мәдрәсәсе тырышлыгы белән үткән чараларда барлыгы 200ләп кеше катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Намаз укучылар бәйгесе Кукмара Үзәк мәчете бинасында узды. Әлеге конкурста балалар гына катнашты. Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярышты. Һәр катнашучыга күчтәнәч бирелде, бәйгедә җиңүчеләргә диплом һәм бүләк тапшырылды.

Коръән укучылар бәйгесе Кукмара мәдрәсәсе бинасында үтте. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәрдә ярышты. Барлык катнашучыларның Коръән ятлау осталыгына мәдрәсә мөгаллимнәре бәя бирде. Елдагыча, һәр сөйләүчегә күчтәнәч, призлы 1-2-3нче урын алучыларга кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Бүләкләр иганәчеләр һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешеп әҗер-савапка ия булырга теләүче дин кардәшләребез көче белән әзерләнде, диелә хәбәрдә.