ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2022

Биектау районында автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

0

Биектаудан Дәрвишләр бистәсенә таба юнәлештә, М7 трассасы янындагы күпер тирәсендә юл һәлакәте булган. Монда автобус һәм зур йөк машинасы бәрелешкән.

Фотодан күренгәнчә, бәрелешүдән, автобусның кырыена җитди зыян килгән.

«Татар-информ»га хәвеф урынында булучылар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән. Һәлакәт турында, шулай ук зыян күрүчеләр турында тулырак мәгълүмат ачыклана.