ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2022

Истанбул үзәгендәге шартлауның видеосы чыкты

0

Истанбул үзәгенең Истикляль урамындагы шартлауның видеосы чыкты. Роликтан күренгәнчә, шартлау яңгыраган вакытта урамда кеше аз булмаган.

 

«Татар-информ» агентлыгы Истанбул үзәгендә, туристлар арасында популяр Истикляль урамында шартлау яңгыравы хакында хәбәр иткән иде. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары биредә террорчының үз-үзен шартлатуы турында яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, дүрт кеше һәлак булган, унга якыны зыян күргән.