ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2022

Эдуард Латыйпов Кытайдагы Олимпия уеннарында бронза медаль яулады

0
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Эдуард Латыйпов Олимпиадада биатлонда бронза медальгә лаек булды. Кытайда уза торган Олимпия уеннарының биатлон ярышында Россиядән Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Александр Логинов һәм Даниил Серохвостов катнашты. Алар 12,5 километр чаңгыда ярышты һәм дүрт атыш ясады.  Эдуард Латыйпов, беренче урынны яулаган Кентен Фийон Майедан 35,3 секундка калышып, өченче килде. Беренче урында — Франциядән Кентен Фийон Майе, икенче урында — Норвегиядән Тарьей Бё. Финишка Россия спортчылары Максим Цветков унҗиденче, Александр Логинов егерме җиденче һәм Даниил Серохвостов утыз тугызынчы булып килде.