ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2020

«Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчегә ноутбук биреләчәк

0

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). 2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә торган « Белем җәүһәрләре » дип исемләнгән XI Дөньякүләм татарча интернет-проектлар бәйгесендә җиңүче ноутбук ота ала. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Гаризалар 30 нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе белән әлеге сылтама аша танышырга була, гариза тапшыру өчен сылтама . Бәйге үз эченә түбәндәге номинацияләрне ала: .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;

ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе; Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект; Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;

Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;

Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;

Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект; Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект; Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;  Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ:  http://konkurs.belem.ru/nigezlama  Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, ВКонтакте һәм Википедия проектлары һәм башка оешмалар белән берлектә оештырылып үткәрелә.