ru24.pro
World News in Tatar
Август
2020

Татарстанда яңгырлар көтелә

0

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 августта, Татарстанда циклон йогынтысы аркасында салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил була.

Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы булачак. Көндез һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк «Татар-информ» җәйге җылылык Татарстанга киләсе атнада кайтачак, дип хәбәр иткән иде.